Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Татарстан» журналы

«Татарстан», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының сентябрь саны белән таныш булыгыз!!!

 «Татарстан» журналы:

«КЕШЕ ГЕЛ ҮСЕШТӘ БУЛЫРГА ТИЕШ!»
«Европа-Азия», Muz-Transit кебек халыкара фестивальләргә нигез салучы, дәрәҗәле халыкара конкурсларның жюри әгъзасы, Россия композиторлар берлеге советы әгъзасы, төрки-татар музыкасын дөнья аренасына алып чыккан талантлы композитор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән әңгәмә.

 

«Гаилә һәм мәктәп» журналы:
Яңа уку елы башланып та китте. Сентябрь аенда барлык фәннәр «гранит» булып тешне сындырмасын өчен, күпләр җәй көне дә китап укудан туктамаган. Гомумән, китап укуның файдасын алмаштырырдай шөгыль юк ди галимнәр. Гаджетлы балаларны ничек китап белән дуслаштырып булуы турында китапханәче һәм мөгаллимнәр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.

 

Тән саулыгы турында, баланың күзенә нинди витаминнар кирәклеген белерсез. Иң гади хәрәкәт – йөрүнең дөрес адымнарын өйрәнерсез. Татарстанда яралып килә торган өр-яңа спорт төре белән танышырсыз. Транспортта йөргәндә, үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетермәүчеләргә белешмәлек белән танышырсыз.

 

Кыскасы, гадәттәгечә кызык һәм файдалы.