Яшьлегм кайтавазы
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә өлкәннәр көне уңаеннан «Яшлегем чишмәләре» клубы өчен әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге очрашу өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү, аларның күңелләрен күтәрү, рухи байлыгын арттыру максатыннан оештырылды.
Китапханәнең уку залында җыелучыларны җыр-моң, шигърият дөньясына сәяхәт көтте. Кичәдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар яңгырады, аның мәңгелек әсәрләреннән өзекләр башкарылды. Шулай ук, татар халкының күренекле композиторларының көйләренә язылган җырлар да кичәгә ямь өстәде.
«Яшлегем чишмәләре» клубы әгъзалары үзләре дә бу кичәдә актив катнашты. Алар яраткан шигырьләрен укыды, җырларын башкарды, хатирәләре белән уртаклашты, күңелле уеннар уйнады. Очрашу алар өчен бер-берсе белән аралашу, күңел ачу, яңа дуслар табу мөмкинлеге дә булды.
Әлеге әдәби-музыкаль кичә өлкәннәрнең күңеленә яктылык, шатлык өстәп аларга яңа көч һәм илһам биргән дип ышанабыз.