Мин - патриот
Үзәк китапханә хезмәткәрләре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә яшьләрне берләштерә торган, кызыклы, мавыктыргыч "Мин - патриот" дип аталган интеллектуаль уен уздырдылар. Бу уенда катнашучылар үзләренең туган якка, Татарстаныбызга,тарихка һәм мәдәнияткә булган мәхәббәтләрен күрсәтә алды. Уен барышында төрле сорауларга җавап биреп, кызыклы биремнәрне үтәп, үз белемнәрен сы?надылар. Әлеге чара яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә, аларның интеллектуаль үсешенә һәм китап укуга кызыксыну уятуга юнәлтелгән. "Мин - патриот" уенында катнашып, син дә үз илеңә булган мәхәббәтеңне күрсәтә аласың!