Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сөйлим тыңла

   Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Бүгенге героебыз Нургали  Дәүләтшин да сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган.  Нургали ага белән әңгәмәне  Вконтакте челтәрендә Г.Тукай исемендәге китапханә  аккаунтында карарга мөмкин.