Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хуш киләсең, Көзбикә!

    Көз – ул табигатьнең иң гүзәл мизгелләренең берсе. Сары, кызыл, алтын төсләргә күмелгән агачлар, соңгы җылы көннәрне бүләк итүче кояш нурлары күңелгә рәхәтлек бирә. Көз – ул өлкәннәрнең дә яраткан вакыты. Чөнки нәкъ менә көз көннәрендә алар үзләренең хезмәт юлларын, кичергән михнәтләрен искә төшерәләр, яшьлек хисләрен яңарталар.
   Шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен көз аен сәламләп, әдәби-музыкаль кичә узды. Бу чарада шәһәребезнең иң хөрмәтле кешеләре катнашты. Алар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әлеге кичә ветераннарыбызга көч-куәт, күңел күтәренкелеге, яңа дуслар, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.