Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үзем сайлаган язмыш

25 нче август көнне күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан, әдипнең тормышына һәм иҗатына багышланган "Үзем сайлаган язмыш" дип исемләнгән әдәби кафе узды. Кафе форматы иҗади кешеләрне, әдәбият сөючеләрне һәм Туфан Миңнуллинның иҗатына кызыксынучыларны берләштерде. Кичә барышында тормыш юлындагы истәлекле мизгелләр искә алынды, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, җырлар башкарылды. 
    Бу чара Туфан Миңнуллинның иҗатын хөрмәтләү һәм аның татар әдәбиятындагы урынын яңадан искә алу өчен искиткеч мөмкинлек булды.