"Туган туфрак нигезем..."
Тормыш бит бу. Төрле чаклар була. Шушы көндәлектә очрый торган гадәти тормыш шигърияткә төрелеп, безнең кулыбызга килеп кергән икән, бу язучының сәләте. Автор сизгер психолог буларак укучының күңел кылларының иң түренә кереп, йөрәктә буран, өермә уята алган икәнбу инде зур талант, осталык.
Бүгенге, “Туган туфрак нигезем...” дип исемләнгән әдәби фестиваль кунагы Раил Гатауллин иҗаты уйлата торганнардан. «Әдәби марафон» проектына нигез салучы, «Белем» порталының җитәкчесе
Аның иҗаты белән танышып, эшчәнлеген күзәтеп, Илһам Хисматуллин белән Алсу Вәлиуллина җыр дулкыннарында тирбәлеп, Чаллы каласыннан килгән "Остазлар" ның милли киемнәрен тәкьдим итү белән әлеге очрашу милли горурлык хисләре уятты Бүгенге әдәби фестиваль беркемне дә битараф калдырмады, тамашачы уйланды, сискәнде һәм уңай нәтиҗә чыгарды дигән фикердә калабыз.