Туган җирем
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен шәһәр һәм Республика көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәдә катнашучылар өчен музыкаль номерлар, халык җырлары һәм заманча композицияләр яңгырады, шигырьләр укылды.
Уку һәм ял паркының матур табигате, җылы атмосферасы һәм күңелле әдәби-музыкаль кичә һәркемгә шатлык бүләк иткәндер дигән өметтә калабыз.