Җәлилчеләр батырлыгы -үлемсез...
25 АВГУСТ - ҖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ ИСКӘ АЛУ КӨНЕ.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре берсеннән - берсе батыр, берсеннән - берсе Туган илләрен ныграк яратучы, берсеннән - берсе фашистларны ныграк күрәлмаучы кешеләр иде.
Аларны фашистлар 1944 елның 25 августында, төш вакытында, гильотинада җәзалап үтерделәр.
Әмма алар антларына үлгәндә дә тугры калдылар.
Бу исемнәрне беркайчан да онытмагыз!
Менә алар:
Гайнан Кормаш.
Фоат Сәйфелмөлеков.
Абдулла Алиш.
Фоат Булатов.
Муса Җәлил.
Гариф Шабаев.
Әхмәт Симай.
Абдулла Баттал.
Зиннәт Хәсәнов.
Әхәт Атнашев.
Галләнур Бохараев.