Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мизгелләр кайтавазы

"Талантлы шагыйрьнең, вак кына сәйләннәрдән күркәм муенса тезгәндәй, гап-гади генә сүзләрдән кешенең бәгыренә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итүенә сокланып, елый-елый укыдым”,- дип яза язучы Фәтхулла Абдуллин Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат иткән шагыйрь, 2 китап авторы Мизхәт Хәбибуллин иҗаты турында. Әгәр исән булса, быел 11 июльдә 85 яшь тулган булыр иде.
Кадерле дуслар, сезне шагыйрьнең шигъри аланында ял итәргә чакырабыз.