Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел
Китап белеме галиме, академик, Татарстанның атказанган фән
эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел (1925–2000)
Әбрар Кәримуллин — татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Ул күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли.
Әбрар Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында туа. Якын-тирә авылларда укып урта белем ала. Колхозда трактор ярдәмчесе булып эшли башлауга, сугыш башлана. Институтка керү хыялы чәлпәрәмә килә. Бухгалтер, укытучы булып эшләп ала.
1943 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яралангач, контузия алган егет 1947 елда гына туган ягына кайта. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, университетның Фәнни китапханәсендә эшли башлый: китапханәчедән алып, фәнни эшләр буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Әбрар Кәримуллин - татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган күпсанлы китаплар авторы. Ул студентлар арасында китап белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр укый.
Әбрар Кәримуллин 2000 елның 18 сентябрендә Казанда вафат була.
Төп басма китаплары
Китап дөньясына сәяхәт: татар басма сүзенең сәхифәләреннән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 208 б.
Татарлар: исемебез һәм җисемебез. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 160 б.
Язмыш, язмыш…: мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 423 б.
Тел — милләтнең сакчысы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 256 б.
Без — тарихта эзлебез: мәкаләләр. — Казан: Милли китап, 2000. — 464 б.
Безнең кардәшлек: мәкаләләр / төз. Р.Корбан. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 335 б.