Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәниф Шәрипов тууына 75 ел

Рәниф Шәрипов

Җиңү байрагы

 

Җиңү байрагының юл башында -
Брест кирмәненең канлы-яшьле таңы.
Ким-хур түгел, киң, зур булып анда
Татар каны акты, татар каны.

 

Газинурдай күп гомерләр аша
Үтте Җиңү байрагының юлы.
Александр атлы Матросов та
Шакирҗан бит, газиз татар улы

 

Батырларча яу кырында түкте
Күп гомерен, соңгы көчен татар.
Моабитта аккан татар каны
Җиңү байрагының төсендә бар.

 

Рейхстагка байрак алып менде,
Тик югалды аның дан-исеме.
Бәйрәм бүген! Ләкин нидер җитми...
Җиңү көне бүген! Җиңү көне...