Лена Шагыйрьҗан тууына 80 ел
Лена Шагыйрьҗан. Сугышның җиденче атнасы
Сугышның җиденче атнасы –
Без юк әле җирдә.
Билгесез
Әтиләрнең кайтыр-кайтмасы...
Сугыш көндәлеге алдымда:
Кырык елга артка чигенәм.
Афәт килгән илгә ябырылып,
Кара тамга таккан җиңенә...
Сугыш көндәлеге ни сөйли? –
Бик күп телдә аның сүзләре.
Кырык тапкыр кырып юсаң да,
Бетми һаман сугыш эзләре.
...Менә гамьсез яшел якшәмбе –
Көндәлекнең башы шушыннан.
Бу көн, кара төнгә әйләнеп,
Елъязмага барып кушылган...
Кичә генә кызлар озатып,
Гармун тартып йөргән егетләр –
Озаттылар бүген үзләрен,
Киерттеләр шинель-итекләр.
Фашист өчен, бәлки, кызык бер
Хәрби сәяхәттер чит җиргә...
Газиз туфрагыннан айрылып,
Кемгә рәхәт утка керергә?..
Сөрән салды дошман: «Яшәүдән
Туктады, – дип, – Мәскәү каласы...»
Белми әле, мәлгунь, үз канын
Теле белән үзе яласын.
Сугышның җиденче атнасы –
Гитлерның дегетле капкасы...
Өзелеп көткән җиңү таңына
Атласы да әле атласы.
Атна түгел, һәрбер минутның
Җиңү көнен якынайтасын
Белеп типте миллион йөрәкләр,
Белмәсә дә исән кайтасын...
Өчпочмаклы очар хат түгел,
Кара язу тотып кулына,
Хат ташучы килсә урамнан,
Очрамавың хәер юлына...
Хатыннары – ире урынында,
Энеләре – абыйларының.
Сугыш уенына әйләнде
Тормышлары сабыйларының...
Ватан-ана өнди көрәшкә:
«Канга – кан, – дип, – үлем – үлемгә!»
Буыннарны гүя кисәтеп,
Басып калды Мамай үрендә...
Сугышның җиденче атнасы –
Без юк әле җирдә.
Билгесез
Әтиләрнең кайтыр-кайтмасы...