Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гашыйклар утравы"

"Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта",- дип язган халкыбызның яраткан шагыйре Һ.Такташ.

   14 февраль – Гашыйклар көнен билгеләп үтү максатыннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре янә үзенең “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче шигърият, җыр – моң сөючеләрне җыйды. Әдәби кичәгә килүчеләр мәхәббәт турындагы әсәрләрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Очрашуда катнашучыларның һәрберсе үзен яшьлегенә кире кайткандай хис итте.