Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча сүзлек белән

Җиде йозак астында (артында)
Әлеге гыйбарә – сүзләр җыелмасы гына түгел. Ул сөйләмдә нәрсәнедер бик нык саклау, бик җентекләп, эзен тапмаслык итеп яшерелгән һәм күпчелек кешеләр өчен аңлаешсыз булган очракларны тасвирлау өчен кулланыла. Бу «сер» генә түгел, ә аеруча уяулык һәм тырышлык белән саклана торган сер. Ябык ишекне генә түгел, ә ишекләрдән торган лабиринтны күз алдыгызга китерегез, аларның һәрберсе йозакка бикләнгән, ә ачкычлар ышанычлы итеп яшерелгән. Әйтелмәнең асылы шул инде. Ул нәрсәгә дә булса керү бик кыен, мөмкин түгел диярлек һәм яхшылап яшерелгән, бикләнгән, сакланган дип күздә тотыла.

Патша җил җитмәс җирән атны, берничек тә урлап китмәсеннәр өчен, җиде йозак астына бикләтте.

(Әкият)
Гадәттә әкиятләрдә генә шулай сезнең кебек чибәр кызларны дию пәриләре, урлап, —— җиде йозак астында тота торган булганнар.
(Ф. Яруллин)


Дүрт стена эчендә (арасында) яту (утыру)
Әлеге гыйбарә үз йортыңнан чыкмыйча, ябылып, яки бикләнеп яшәү рәвеше алып баруны, беркем белән дә аралашмауны; җәмәгать хәлләренә битараф, алардан читләшкән булуны һәм әлеге кеше тормышында төрлелекнең җитмәвен аңлата.

  Картайган көнемдә, шәһәргә килеп, дүрт стена арасында ятмас идем, бәхетем булса.

(М. Кәбиров)


Баш күккә тию
Әгәр дә нәрсәгәдер бик нык сөенәсең икән, әлеге гыйбарәне сөйләмдә кыю файдаланырга мөмкин. Ул көчле шатлык хисен кичерүне, бык каты шатлануны, куануны аңлата.

Кичә үзенә 8 Март бүләге итеп шәп йон күлмәклек алып кайттым: "Мә, карчык, мәйтәм, балалар үстереп биргән өчен, тормышымны түгәрәкләп, рәтләп барган өчен", - дигән идем, башы күккә тиде апаңның.
(Л. Ихсанова)
Зурларның башы күккә тиде: инде аларның дошманы мәдрәсәдән куылачак.
(Г. Ибраһимов)
Ул арада, улының эше белән рухланып, башы күккә тиеп, әтисе кайтып керде.
(Г. Гобәй)