Центральная библиотека им. Г. Тукая

”Бар байлыгым – шигырьләрем”

   13нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең танылган шагыйре Рифкать  Имаевның 70 еллык юбилеена багышланган,  ”Бар байлыгым – шигырьләрем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Якташларыбызны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тулырак таныштыру максатыннан үткәреләгән бу чарага мөхтәрәм кунак, язучы Факил Сафин, “Аксакаллар шурасы” вәкилләре, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары чакырылган иде.

   Кичәдә барыбызга да уртак темалар булган табигать, кеше фәлсәфәсе, мәхәббәт, туган якка багышланган,  җырга-моңга бай булган шигырьләре яңгырады. Бүгенге көндә 7 китап авторы юбиляр язучыны  котлап, әдәбият һәм сәнгать сөюче дусларыбыз уй-фикерләрен җиткерделәр.

  Килгән кунаклар әдәби кичәдән рухи азык алып, якташыбызның иҗат чишмәсе саекмавын теләп, таралыштылар.