Сөйлим тыңла
Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгаларында катнашкан, шуларның шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Шул еллардагы хәвефле хәлләрне, сугыш чоры балаларын без әледән-әле искә алып яшибез. Укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим ителә торган әлеге язмабыз Түбән Кама Аксакаллар шурасы әгъзасы, 60 елдан артык гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган мөхтәрәм шәһәрдәшебез сугыш чоры баласы Суфиян абый Минһаҗев белән булды. Сугыш кырында яки тылда алар кылган батырлыклар һәрчак халык күңелендә сакланыр!