"Сабантуйга ни җитә?"
Июнь - Сабантуйлар ае. Бүген «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен чын бәйрәм кичәсе булды. 3 китап авторы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Рушания Габбасованың шигъри аланында ял итеп, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырларны тыңлап, халкыбыз элек-электән яратып уйнаган уеннарда катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр, рухи ял алдылар.