Мин җирдә калам
Нәби Дәүли – татар халкының күренекле шагыйре, аның иҗаты халык күңелендә мәңге сакланачак. Быел аның тууына 115 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби күзәтү үтте.
Нәби Дәүлинең шигырьләрендә туган җиргә мәхәббәт, кешелеклелек, хезмәткә дан җырлау кебек темалар ачык чагыла. Шагыйрьнең һәр әсәре – халыкның рухи дөньясын, аның хыялларын һәм өметләрен гәүдәләндерүче бер көзге.
Әдәби күзәтү барышында Нәби Дәүлинең тормышындагы мөһим вакыйгалар, иҗади үсеш юлы, әдәбияттагы роле һәм урыны турында сүз алып барылды. Шулай ук шагыйрьнең шигырьләре тупланган китаплар тәкъдим ителде.
Бу чара Нәби Дәүлинең тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнергә, аның бай мирасына, татар әдәбиятына керткән өлешенә тагын бер кат сокланырга мөмкинлек бирде. Аның шигырьләрендәге рух, халкыбызга мәңге илһам биреп торыр!