"Сынмас рухлы шагыйрь"
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Исән булса, 9 нчы февральдә аңа 80яшь тулган булыр иде. Чарада Эретеп- ябыштыру көллияте һәм Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәмзия Вәлиева, авырлыклар алдында күптән инде баш имичә, ә бары елмаеп кына торучы көчле рухлы шәхесләрнең берсе - Мария Логинова-Пашина, “Аксакаллар шурасы”әгъзалары - Суфиян Минһаҗев, Мәснәви Һадиуллин һәм китапханәгә даими йөрүче шәһәрдәшләребез катнашты. Чарада әдипнең тәрҗемәи хәле, иҗаты белән таныштылар, студентлар аның турында белгәннәрен искә төшереп викторина сорауларына җавап бирделәр.Соңыннан иң актив укучыларга Сертификатлар бирелде.Әдәби очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.
Әдәби кичәдән барысы да канәгать булып, күтәренке рухта таралыштылар.