Химиклар иленә сәяхәт
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында шәһәр һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү нигезеннән Химиклар көненә багышланган чара узды. Күпләре дистә елларын химия предприятиеләрендә эшләүгә багышлаган ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмнең дәвамы итеп викторина уены үткәрелде, җыр-моң яңгырады.