Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сөйлим, тыңла

Сугыш... Халык күңелендә никадәрле авырлык, газап, югалтулар калдырган бу сүз! Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашу уңаеннан, китапханәбез "Сөйлим, тыңла" дип исемләнгән үзенчәлекле проектны дәвам итә. Бу проект – сугыш чорының тере шаһитларыннан истәлекләр җыю, аларның авырлыклар аша узган тормыш юлларын халыкка җиткерү максатыннан оештырылды.
Чираттагы әңгәмәдәшебез – балачагы сугыш елларына туры килгән, әмма үзенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән зур уңышларга ирешкән шәхес – язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 14 китап авторы Фәтхулла Абдуллин. Аның тормыш юлы – безнең өчен үрнәк, ә әсәрләре – киләчәк буыннар өчен кыйммәтле мирас.

https://vk.com/video-82992103_456242070