Җыр һәм һәйкәл булып
Күренекле татар шагыйре һәм драматургы Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Җыр һәм һәйкәл булып» дип исемләнгән истәлекле арт-сәгать узды. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, татар мәдәниятенә керткән өлеше һәм халыкка булган чиксез мәхәббәте хакында фикер алышынды, шигырьләренә язылган моңлы җырлары тыңланды. Әлеге арт-сәгать Нур Баянның әдәби мирасын тирән хөрмәтләүгә һәм аның иҗатын киләчәк буынга җиткерүгә багышланды. Чара һәркем өчен файдалы һәм кызыклы булган дип ышанып калабыз.