Хәтерләрдә кабат яңара
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби кичәдә без кабаттан сугыш елларының ачысын, батырлыгын искә төшердек. Бу көнне без батыр солдатларыбызны, тылда фидакарь хезмәт иткән әби-бабаларыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз. Аларның батырлыгы, түземлеге, Ватанга булган мәхәббәте безгә үрнәк булып тора.
Әдәби кичәдә катнашучылар үзләренең дә хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Җырлар, биюләр, театральләштерелгән күренешләр кичәгә ямь өстәде.
"Хәтерләрдә кабат яңара" әдәби кичәсе – тарихны онытмау, киләчәк буыннарга сугыш афәтен күрсәтү, тынычлыкның кадерен белергә өндәү максатыннан үткәрелде.