Без сугышны әле онытмадык
Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, сугыш еллары, сугыш хатирәләре искә төшә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.
Үзәк китапханә хемәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге көллият студентлары белән «Без сугышны әле онытмадык» дип исемләнгән күңелгә үтеп керерлек әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәне батырлык, мәхәббәт һәм өмет турында тирән эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар баетты. Студентлар фронттан килгән хатлардан өзекләр, шул елларның рухын чагылдырган музыкаль композицияләрне ишетә алдылар. Әлеге чара тынычлык һәм кешелеклелекнең мөһимлеген искә төшерүче Хәтер акты булды.