Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Җиңүнең рухы бөек, даны мәңгелек”

Җиңү безгә җиңел бирелмәде, иңне-иңгә куеп, төрле милләт вәкилләре илебез азатлыгы өчен көрәште. 4 хәвефле ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итте Бөек Ватан сугышы.
Китапханәбезгә “Сибур” оешмасында эшләүче казах милләтеннән булган эшчеләрне Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган очрашуга чакырдык. Очрашу телекүпер форматында Казахстан республикасының С. Җиенбаев исемендәге Ахтүбә өлкәсенең яшьләр китапханәсе белән берлектә уздырылды. Казахстанның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат, анда эшләп килүче татар диаспорасы вәкилләренең музыкаль сәламнәре тамашачыларны туган якларына кайтарды. Ә без, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сугыш елларында илебезне яклап көрәшкән батыр язучыларыбыз һәм аларның әсәрләре белән таныштырдык. Шигырьләрен укып, “Җиңү көне” җырын ике телдә җырладык. Шәһәребезнең Мактаулы гражданины, 14 китап авторы Фәтхулла Абдуллин әлеге очрашуны тагын да тулыландырып, казах язучыларының әсәрләрен искә төшереп, үзенең Казахстанда яшәгән еллары хакында сөйләде. Ике китапханә тарафыннан уздырылган бу очрашуны без “дуслык күпере” дип атар идек. Киләчәктә дә әлеге иҗади дуслыгыбыз дәвам итәр дигән изге теләктә калабыз.