“Тукай моңы – халык җыры”
Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында татар әдәбияты классигы, “шигърият күгендәге кояшыбыз” Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан “Тукай моңы – халык җыры” дип аталган әдәбият фестивале узды. Чарада шигърият сөюче милләттәшләребез, мөхтәрәм сәнгать әһелләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз катнашты.
Әдәби-музыкаль кичәдә тантаналы рәвештә “Яттан сөйлә Тукай шигырләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе, “Тылсымлы Тукай әкиятләре” рәсем конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде. Шигырь бәйрәме нәфис сүз осталарының чыгышы, җыр белән үрелеп барды.