Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тукай безне киләчәккә өндәүче/ Путешествие в мир Тукая”

   Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык - шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Тукай иҗаты - күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул. Безнең барыбызны да балачак дөньясына Габдулла Тукай алып керә. Без хәреф таный башлау белән аның үлемсез, халык ярата торган шигырьләрен, тылсымлы әкиятләрен укыйбыз, аларны күңелдән өйрәнәбез. Халык аерым бер чорны - Тукай чоры диеп йөртә. Өлкәннәр яраткан шагыйрьләре турында үзләренең балаларына сөйләгәннәр, шигырьләрен ятлатканнар. Тукай алдан ук киләчәк җәмгыять төзү балалар өстендә булганлыгын аңлый һәм шуның өчен дә ул балаларны тәрбияләүгә бик зур игътибар биргән.

    25 нче апрельдә Тукайның туган көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә белем алучы студентлар белән бергә әдәби кунакханәгә җыелып, әдипнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген искә төшерделәр