Күңелемнән хисләр ага
Китапханәдә язучы, шагыйрь, ТР язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева белән очрашу уңаеннан күргәзмә оештырылды. Биредә шагыйрәнең иҗаты, китаплары, шигырьләре, тормыш юлы һәм мәдәнияткә керткән өлеше турында мәгълүматлар урын алды.