Яшисең килеп яшә
Бүген шәһәребездә күренекле шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән очрашу узды. Әлеге чарада шагыйрәнең иҗаты белән кызыксынучылар, шигърият сөючеләр катнашты.
Очрашу кысаларында Ләйлә Дәүләтованың китапларыннан күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә шагыйрәнең шигырь җыентыклары урын алды.
Һәркем Ләйлә Дәүләтованың иҗатына соклануын белдерде, аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.