Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гадел көрәш-татар дастаны"

 
Бүген, Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында көрәш буенча легендар батыр Данил Галиев һәм мәшһүр җырчы Илһам Шакировның 90 еллык юбилее уңаеннан традицион бәйге башланды
Легендар якташыбыз Данил Галиев - көрәш буенча сигез тапкыр Россия чемпионы һәм унике тапкыр Татарстан чемпионыДәвамчылары буларак, ул Түбән Камада 15 спорт мастеры тәрбияләүгә ирешкән.
Шулай ук биредә Илһам Шакиров истәлегенә яшьләр арасында көрәш бәйгесе дә узды.
 Бу көнне әлбәттә, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады, китап күргәзмәсе белән Данил Галиев, Илһам Шакировның тормыш юлы, хезмәтләре белән шәһәрдәшләребезне таныштырды.
Күргәзмәдә Данил Галиевның шәхси архивында сакланучы кулъязмалар, медальләр һәм башка бик зур кыйммәткә ия әйберләр белән танышу мөмкинлеге булды .