Тукай эзләре буйлап.
Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай! Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы символы. Үзеннән соң бик бай иҗади мирас калдырган.
Түбән Кама шәһәренең Е.Н.Королев исемендәге политехника колледж студентлары белән Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Тукай эзләре буйлап» дип аталган әдәби сәяхәткә чыктык. Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, һәр тукталышта сорауларга җаваплар табып, шигырьләрен укып, әсәрләрен сәхнәләштердек.
Тукай эзләре буйлап йөрү — ул гади генә сәяхәт түгел, ә татар мәдәнияте, тарихы һәм рухи мирасын өйрәнү, аның байлыгын аңлау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен мөһим бер адым.