Сәламәт булыйк!
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.
Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, һәр кеше тормышындагы роле, сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында китаплар һәм буклетлар тәкъдим ителде.