Сәламәтлек сагында
Җылы көннәр җитү белән табигать җанлана, ә аның белән бергә кимерүчеләр дә активлаша. Кызганычка каршы, бу куркыныч авыру - тычкан бизгәге йоктыру куркынычын арттыра.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә медицина профилактикасын оештыру бүлеге мөдире, табиб Вазиков Илмир Хәйдәр улы “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче шәһәребез ветераннарына геморрагик бизгәк авыруы турында, аны йоктыру ихтималы, бу авыруның нәрсә белән куркыныч булуы һәм үзеңне ничек саклау турында мәгълүмат бирде.