Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең
Бөек Тукай! Бөек шагыйрь. Аның шигырьләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Чөнки алар татарның иң тирән милли-тарихи хисләренә туры килә, халкыбызның авыр язмышын чагылдыра.Ул кыска гына гомере эчендә кешеләрнең бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Бүгенге көндә дә алар үзләренең тәэсир көчен, әһәмиятен югалтмаган. Шуның дәлиле булып Түбән Кама китапханәләр системасы үткәргән “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” бәйгесе тора. Быел конкурста 209 кеше катнашты.