"Сөйлим тыңла"-Никифор Тукмачев
Хәзерге интернет заманында шигырь язучыларның күп булуы шатлыклы хәл, әлбәттә. Әмма, онытмыйк, Сүз галиҗәнаплары да тере организм кебек үк, бары тик аны барлык нечкәлекләре, мәгънә төсмерләре белән тоемлаганда, туган телнең тәмен белгәндә һәм, шул ук вакытта, замана шаукымына иярмичә, тарихи гаделлекне дөрес күзаллаганда гына поэзиягә җаның белән орынырга ярыйдыр. Түбән Каманың танылган шагыйре Никифор Тукмачев - шундый зат.
Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган буынның яралы язмышы шагыйрьгә бүгенге көнгәчә тынгы бирми, җан ярасы һаман саркый, елый...