“Сандугачлар сайрый гармуның телләрендә”
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
31нче гыйнварда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче ханымнар һәм әфәнделәр “Сандугачлар сайрый гармуның телләрендә”дип аталган әдәби – музыкаль кичәгә җыелды.Кичә клубның иң хөрмәтле, мөхтәрәм кешесе Нургали абый Дәүләтшинның тормыш юлына багышланган иде. Үзебезнең арада яшәп, халкыбызның борынгы көйләрен безгә җиткерүче шәхес белән таныштыру максатыннан оештырылган бу әдәби кичәгә аны хөрмәт итеп, яратып килүчеләр байтак иде.Һәр бәйрәм чарасы узган саен үзенең гармунын күтәреп, ялындырмый гына балкып килеп керүче бу агайны, юкка гына, “безнең Нургали” диеп яратып дәшмиләр.Ул рәхәтләнеп гармунда уйный, кирәк икән татар халык моңнарын башкара.Гомере буе Түбән Кама “Нефтехим” ААҖендә хезмәт итеп, инде 75 яшендә булуга карамастан, тормыш мәшәкатьләренә зарланмый гына яши бирә һәм үзенең яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булып тора.
Кичәдә юбилярны котлап, бик күп җырлар, җылы сүзләр яңгырады. “Аксакаллар шурасы”әгъзалары - Суфиян Минһаҗев, Мәснәви Һадиуллин, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре - Фәтхулла Абдуллин котлап чыктылар,Роза апа Шәехова үзенең Нургали агайга багышлап язган шигырен бүләк итте.
Бәйрәмнән һәркем үзенә рухи азык алып, кече яшьтән ятим калып, бик күп авырлыклар күреп үскән, ләкин беркайчан да уфтануны белмәгән бу олуг зат белән чын күңелдән горурланып, бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен әйтеп таралдылар.