Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин татарча укыйм

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә инде матур традициягә әйләнгән «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелде. 
 Бәйгедә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш турындагы әсәрләр һәм сугышта катнашкан язучыларыбыз иҗаты алынды. Катнашучыларга I турда "Кама таңнары" әдәби берләшмә шагыйрьләренең лирик әсәрләре, II турда сугышта катнашкан язучыларның проза әсәрләре, финалга узучыларга драма әсәрләреннән өзек тәкъдим ителде.
 Бәйгедә катнашырга 37 әдәбият сөюче милләттәшебез теләк белдерде. 
 Бәйгенең җиңүчеләре
 20 яшькә кадәрге яшьләр арасында:
I урын - Хөснуллина Әлфинә Илдар кызы
II урын - Муртазин Ильяс Фаил улы
 III урын - Яруллина Лилия Наил кызы
20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
I урын - Анисимова Айгөл Дөлфәрис кызы 
II урын - Андрзянова Алиса Илдар кызы
II урын - Мостафина Рәмзия Сөләйман кызы 
III урын - Хәйруллина Руфинә Рафат кызы 
 III урын - Шагиева Айгөл Илгиз кызы