Центральная библиотека им. Г. Тукая

Театр иленә сәяхәт

27 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья театр көненә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә тематик китап күргәзмәсе - инсталяция оештырылды. Театр - иҗат һәм бетмәс-төкәнмәс рух хәзинәсе, шуңа күрә театр көне гадәти һәм күңелсез була алмый. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - якты, эчтәлекле, истә калучы һәм мавыктыргыч, алар театр артистлары, театр әһелләре, сәхнә һәм сәхнә артындагы серләрне ача торган күренекле театр әһелләре тормышы турында сөйлиләр. Театр сәнгате дөньясына сәяхәт итәргә теләүчеләрнең барысын да Үзәк китапханәдә көтеп калабыз.