Язлар матур хатын-кызлар белән
Көннең яктылыгы – кояшта,
төннең матурлыгы – йолдызларда,
җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда.
21 нче март көнне шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге «1 нче гимназия»дә «Язлар матур хатын-кызлар белән» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында Түбән Кама шәһәрендә иҗат итүче, язучы Гөләндәм Исрафил кызы Галиева һәм Мөнҗия Зәкәрия кызы Хәлимовалар белән очрашу узды. Алар укучыларны үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырып, туган телгә мәхәббәт уятуда, татар халкының күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләүдә һәм иҗади сәләтен үстерүдә ярдәм иттеләр дигән теләктә калдык.
Очрашу вакытында шигырьләр яңгырады, җырлар сузылды, кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Түгәрәк өстәл артында күңелле һәм файдалы очрашу узды.