Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдәби диктант

"Әдәби диктант" - 2025 елның 21 нче мартында мәгърифәтчелек акциясе узды. Ул классик һәм хәзерге татар әдәбияты әсәрләре белән никадәр яхшы таныш булуларын белергә теләгән китап сөючеләрне берләштерә. "Әдәби диктант" язарга югары сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү уку йортларында укучы студентлар җәлеп ителде. Чарада катнашырга барлыгы 35 кеше теләк белдерде. Бу аларга әдәбият теориясе, әдәби әсәрләрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карарга мөмкинлек бирде.
Абсолют җиңүче - Маликова Милана Илнур кызы
I урын - Байбулатова Регина Ринат кызы
II урын - Зәйнуллин Нияз Рифкать улы
III урын - Гайнуллина Язилә Илнар кызы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз алга таба да уңышлар телибез. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә китапханәдә үткәреләчәк чараларда актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.