Татарның гаҗәеп шәхесе
Бөтен гомере буе халкына фидакярләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Алар арасында Каюм Насыйри мөхтәрәм урыннарның берсен алып тора. К.Насыйриның эшчәнлеге гаять күпкырлы, энциклопедик. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Аның китаплары – хәзерге милли торомышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә бөек мәгърифәтчегә багышлап “Татарның гаҗәеп шәхесе” күргәзмә-инсталляция куелды. Килегез, әдипнең тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге белән якыннан танышыгыз.