Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сөйлим, тыңла(А.Усачева)

 
Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә.
Бөек Җиңүнең 80еллыгы уңаеннан китапханәбездә эшли башлаган “Сөйлим, тыңла”дип аталган проект үз эшен дәвам итә.
Чираттагы әңгәмәдәшебез балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, үзенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешкән гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга аң-белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзасы, 9 китап авторы Анастасия Тимофеевна Усачева.