“Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен”
24нче гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубы әгъзалары чираттагы әдәби – музыкаль кичәгә җыелды.Кичә 11нче гыйнварда билгеләп үтелүче Бөтендөнья рәхмәт көненә багышлап, “Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен” дигән баш астында узды. Бу юлы да бәйрәмдә дәртле - моңлы җыр – бию, кызыклы, мавыктыргыч уен – бәйгеләр мулдан булды. Кичәбез кунаклары рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр, ялындырып тормый гына үзләренең җыр – моңнарын бүләк иттеләр.