Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Һәр Мәҗнүннең үз Ләйләсе"

2025 ел буена планлаштырылган «Караш» проектын дәвам итеп, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиягә юл алдык. Чарабызга Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрының әйдәп баручы артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрданованы чакырдык. «Һәр Мәҗнүннең үз Ләйләсе...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуыбызның кунаклары - киңкырлы, үзенчәлекле шәхесләр. Тормыш юлының кызыклы вакыйгаларына күз салып, шигърият аланында ял итеп, җырлар кочагында ял иттек. Бүгенге көндә Түбән Камада яшәп иҗат итүче Юрий һәм Гүзәл укучыларда зур кызыксыну һәм соклану уятты.
 
Сегодня в гости к проекту "Взгляд" мы пригласили артистов Татарского драматического театра имени Т. Миннуллина Юрия Павлова и Гузель Шамарданову. Учащимся гимназии №2 им. Баки Урманче гости проекта рассказали об актерской профессии, о прошедших и будущих спектаклях, а также о начавшемся Годе защитника отечества и важности патриотического воспитания.