Сагыш тулы шигырь юллары
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.
23 февраль - батырлык, рух көче, батырлык һәм намус бәйрәме! Йөзьеллык тарихы булган бу бәйрәм безнең тормышыбызга ватанпәрвәрлек, мәрхәмәтлелек һәм батырлык гәүдәләнеше буларак кереп калды. Россиядә Ватанны саклаучылар көне хәрби дан көне, Ватанны саклауда катнашкан ир-атлар һәм хатын-кызлар бәйрәме булып санала.