Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Бу минем гомер юлым"

      25 нче гыйнварда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага 80 яшь тула.Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә сөекле актрисабызның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган китаплар һәм җурналлардан торган күргәзмә  һәм  әдәби  викторина урын алды.Әдәби образларның язмышларын үз күңеле аша үткәреп халыкка җиткерүче "сәхнә ханбикәсе"нең иҗатын  тулырак белергә теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.Викторина сорауларына җавапларны күргәзмәгә куелган материаллардан  табарга мөмкин.Сорауларга тулы җавап бирүчеләрне бүләкләр көтә.