Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рүзәл Минһаҗев белән очрашу

Рәхмәт сиңа, авылкаем,
"Балам" диеп сөясең.
Рәхмәт сиңа йөрәккәем,
"Метрәем" дип тибәсең-, шулай диеп туган төбәген шигърияткә үреп, моңнарга ураган Мөслим егете, ике китап авторы Рүзәл Радик улы Минһаҗев - китапханәбез кунагы.Ир-атларга хас батырлык белән мәрхәмәтлелек тә, олы йөрәк тә бар анда.Ул йөрәктә башкаларның кайгы-хәсрәтенә дә урын җитәрлек. Миһербанлы, кешелекле һәм кече күңелле булуы өстенә алтын куллы да әле ул. Кызыклы да, мавыктыргыч та гомер сукмагы буйлап, тормыш мизгелләрен искә ала-ала, иҗат юлын бергә барладык.
 
Махсус хәрби операция зонасына 25 мәртәбә барып, андагы барлык авырлыкларны үз күзләре белән күргән Мөслим егете Рузил Минһаҗев үзенең яшьләрдән генә торган төркеме белән чыгыш ясап, һәркемнең күңел кылларына кагылды, яшәү гаме, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте.