Центральная библиотека им. Г. Тукая

Син - мөкатдәс телем

Борын-борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инанганнар, бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җзәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән.
Менә шушы гасырлар буе сакланып килгән байлыкны югалтмас өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре “ШаЯрыш” проекты кысаларында студентлар белән Туган тел көненә багышланган “Син – мөкатдәс телем”/”Язык родной, дружи со мной” дип аталган интеллектуаль уен үткәрде. Чарада катнашучылар мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, җырларны искә төшереп үз туган телебездә аралаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр.