Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Могҗизалы ачкыч кебек, тоям мин туган телне"

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китпханә кунагы бүген йөрәк хисләрен чишеп, шәһәрдәшләребезгә рухи азык таратты. Таныш булыгыз - Илзирә Сәмигулла кызы Вәлиуллина. Ул - кыю фикерле, нәфис күңелле якташыбыз, республиканың Язучылар берлеге әгъзасы. Очрашу вакытында шигырьләр яңгырады, җырлар сузылды, күңел җылысын тутырып, әңгәмә алып барылды. Килгән һәркем Илзирә ханымга сорауларын бирә алды. Ахырдан кунаклар бергәләп фотога да төштеләр.